news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырдылар

Яр буенда төзелә торган һәм 500 кешегә исәпләнгән бина шәһәрдәге өченче мәчет булачак.

Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырдылар
https://dsmr.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Ханты-Мансийск-Югра Диния нәзарәте ярдәме белән Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырылды.

Нижневартовск шәһәренең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов әйткәнчә, татар һәм таҗик җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шәһәр мөселманнары әлеге истәлекле вакыйганың шаһитлары булган.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчетне «Нижневартовск шәһәренең 1 нче мөселман дини оешмасы» төзетә, ә подрядчы оешма — «ООО «Контакт».

Мәчет Нижневартовск шәһәре яр буенда төзелә. Бина 500 кешегә исәпләнгән. Бу шәһәрдәге өченче мәчет булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100