news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлбир хәзрәт Кргановка Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко рәхмәт белдерде

Россия мөселманнары Дини җыены рәисенә бүләк милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерүгә, халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен бирелгән.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Кргановка РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко рәхмәт белдерде.

Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, бүләк Кргановның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерүгә, халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе, шулай ук актив иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot