news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Батров традицион динне торгызуда Болгар ислам академиясеннән канәгать булмавын әйтте

Рөстәм Батров фикеренчә, исламда кадимчелек белән бергә җәдитчелекне дә торгызу зарур.

Батров традицион динне торгызуда Болгар ислам академиясеннән канәгать булмавын әйтте
Салават Камалетдинов фотосы

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре Рөстәм Батров традицион дини мирасны торгызу эшчәнлегендә Болгар ислам академиясеннән канәгать калмаган.

«Хәнәфи мәзһәбе буенча язылган китапларны карап чыккач, чәчләр үрә тора. Мәсәлән, балигъ булмаган егетне хатын-кызга өйләндереп, алар якынлык кылганнан соң, шул малайга тулы тәһарәт алырга тиешлеме, дигән сорау күтәрелә. Бу юнәлешнең куркыныч булуын Болгар ислам академиясе мисалында күреп була», — диде ул «Парадигмалар алмашына шартларында татар белеме: теория, методология, практика» I Халыкара фәнни-гамәли семинарында.

Галим әйтүенчә, Болгар ислам академиясендә традицион дини мирасны торгызу бурычы куелган булган. «Бу вакытка фикер алышулар тукталды, Муса Бигиев кебек галимнәребезне читкә этәрделәр. Бүген шул „гарәп исламы“ Болгарга килеп урнашты. Андагы гарәп галимнәре шул белемнең идеологиясен һәм асылын билгели. Барысын да тикшереп кабул итәләр кебек. Ләкин бу алай түгел», — дип саный ул.

Рөстәм Батров татар дин әһелләренең IV нче Бөтенроссия форумында 2013 елда хәнәфи мәзһәбенә нигезләнгән «Татар дөньясы» ислам дине концепциясен кабул итүне искә төшерде. «Анда, татар-мөселманнар арасында аңлашылмаучанлык һәм фетнә булмасын өчен, хәнәфи мәзһәбен сакларга кирәк, диелә. Бу карарны дөрес дип саныйм, ул безнең тарихи мирасыбыз», — ди ул.

«Без хәзер исламның кадими ысул белән чикләнгән версиясен генә яңартабыз. Мин аны яхшы, кирәкле дип бәялим. Кадимчелек татар халкына сакланып калырга ярдәм иткән. Шул ук вакытта ул куркыныч та. Кадимчелек замана яшьләрен исламнан читләштерә. Ислам белән татарлар арасында аерма булачак, — дип фаразлый өлкән хезмәткәр.

Галим исламның альтернатив үсешен — тарихчы Рафаэль Хәкимов тәкъдим иткән юл — җәдитчелекне торгызуда күрә. «Ислам — татар халкының аерылгысыз өлеше. Минемчә, без исламны тулы килеш торгызырга тиеш», — диде Батров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100