Самара халкын Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә чакыралар

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме 13 ноябрьдә «Таң» мәдәният йортында була.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Самара шәһәрендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәрелә. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме 13 ноябрьдә «Таң» мәдәният йортында оештырыла. Бәйрәм чарасы 11.00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәмне Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте һәм «Дуслык» җәмгыяте оештыра. Чарага керү ирекле.