news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара үзәк мәчетендә туган телне өйрәнү мөһимлеге турында сөйләделәр

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Кукмарада вәгазь кичәсендә чыгыш ясады.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Кукмарада вәгазь кичәсендә чыгыш ясады. Бу хакта районның “Хезмәт даны” газетасының электрон версиясе хәбәр итә.

Вәгазь кичәсе Кукмараның Үзәк мәчетендә узды. Нияз хәзрәт Сабиров һәм Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җыелган халыкка туган телне өйрәнү, саклау мөһимлеге турында вәгазь сөйләде, халыкның сорауларына җавап бирде. Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөхтәсибәте эшчәнлеге белән таныштырды, дип яза газета.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot