news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәчетләр арасында бәхәс сәбәпле, Омскида Токио имамы истәлегенә стела куя алмаганнар

Проблемалар булуга карамастан, Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә Габдрәшит Ибраһимов истәлегенә стеланы урнаштырырга телиләр.

Мәчетләр арасында бәхәс сәбәпле, Омскида Токио имамы истәлегенә стела куя алмаганнар

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Омск өлкәсенең Тара шәһәре имам-мөхтәсибе Радик (Әхмәт) Әхмәтов Япониянең беренче мөфтие саналган, Токионың имам-хатыйбы булган Габдрәшит Ибраһимовның исемен мәңгеләштерүдәге проблемалар турында «Татар-информ» журналистына сөйләде. Тарихи шәхеснең исемен мәңгеләштерүгә шәһәрдәге ике мәчет арасындагы бәхәс комачаулый, ди ул.

«Тарада Ермакка һәйкәл куйганда татарлар тарафыннан дәгъва булгач, мэрия: „Сезнең дә берәр танылган кешегезгә һәйкәл куйыйк“, — диде. Һәйкәл кирәкми, стела булсын, дидем. Шәһәр хакимияте каршы түгел иде. Бездә ике мәчет бар, урынын үзегез сайлагыз, килештерегез, диделәр. Мин икенче мәчеткә баргач: „Ә моның өчен безгә күпме акча бирәчәкләр?“ — диләр. Мин күпме акча бирә алыйм? Аларның аппетитлары зур. Бу әйбер өчен минем үземә беркем дә бернинди дә акча бирми», — диде Радик Әхмәтов.

Имам-мөхтәсиб Габдрәшит Ибраһимов хөрмәтенә мәчет ачабыз дигән сылтау белән чит илләрдәге мөселманнардан акча алып йөргән кешеләр дә булуын әйтте. «Аннары алар миңа: „Мәчетеңне Габдрәшит Ибраһимов исеме белән ата“, — ди. „Әгәр мин алай эшләсәм, сезнең алдап алган акчагыз үзегезгә кала“, — дип баш тарттым. Алар зур вазифадагы кешеләр. Мин бу хакта әйтәм, чөнки җәмәгатьчелек бу турыда ишетми икән, бу хәл туктамаячак», — диде имам.

Габдрәшит Ибраһимов исемен башка милләт вәкилләре дә үзләштерергә тели, ди имам. Аның фикеренчә, татарлар бәхәсләшеп ятканда, башка милләт вәкилләре танылган шәхесне үзләренең милләт вәкиле итеп күрсәтү буенча эш алып бара. «Әмма ул — Себер татары. Ул сәүдәгәр Айтыкин белән берлектә Себер татарларын Төркиягә җибәргән, ул җибәргән кешеләр әле дә үзләрен Себер татары дип саный», — ди имам.

Радик Әхмәтов әйтүенчә, Тарада тарихи мөселман зиратын төзекләндерү идеясе дә ике мәчет арасындагы бәхәс аркасында тукталып калган. Имам әйтүенчә, каршы як шулай ук килештерү өчен акча сораган. Әмма каршылыкларга карамастан, Ибраһимов хөрмәтенә стела киләсе елда мөселман зираты каршында ачылырга мөмкин. Өлкә зиратны төзекләндерергә грант бирергә риза булган. Зират төзекләндерелгәч, стела шуның янында урнаштырылыр дигән өметен әйтте имам.

Шәһәр хакимияте Тараның берәр урамына Габдерәхим Ибраһимов исемен бирүгә дә каршы түгел, ди имам. Әмма соңгы елларда Тарада яңа урамнар барлыкка килмәү сәбәпле, якын арада гына бу да мөмкин эш түгел. «Туксанынчы елларда бу мөмкин эш иде, чөнки яңа урамнар барлыкка килде. Әмма ул җаһиллек заманы иде, без ул чорда Габдрәшит Ибраһимовның үзен дә, динне дә белмәдек», — ди ул.

Габдрәшит Ибраһимов — Тама шәһәрендә 1857 елда туган. Имам, казый, җәмәгать эшлеклесе, публицист. Япониянең беренче мөфтие буларак билгеле. Токионың имам Хатыйбы, 1944 елда Япония башкаласында вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100