news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе татарлары мәчет төзү өчен ярдәм җыя

Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши, мәчет өчен җир биргәннәр инде.

Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе татарлары мәчет төзү өчен ярдәм җыя
https://tatar-congress.org

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә яшәүчеләр мәчет төзү өчен ярдәм итәргә теләүчеләргә махсус хисап номеры ачкан.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чуна бистәсе татарлары мәчет проекты белән Чуна районы мэрын таныштырган

Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши. Аларның иң зур хыялларының берсе — мәчет төзү. Инде аны салу өчен җир дә бирелгән.

Биредәге дини оешма җитәкчесе Финдия Дәүләтхуҗина һәм Фәндилә Мөлекова Казанга килеп, биредәге мәчетләр белән танышкан. Үзләрендә сафка бастырылачак гыйбадәт йортының проектын да сайлаган.

Казаннан үз өлкәләренә кайткач, Финдия Дәүләтхуҗина проектны Чуна районы мэры Николай Хрычовка һәм Чуна бистәсе хакимияте башлыгы Анатолий Кутуковка тәкъдим иткән. Җирле җитәкчеләр биредә яшәүче татарларның мәчет төзү теләген хуплый.

«Районда яшәүче татарлар һәм башка милләттәге дин кардәшләребез өчен мәчет салдыру идеясен хуплап һәм аңлап кабул иткәннәре, ярдәмнәре өчен җитәкчеләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез», — ди Финдия Дәүләтхуҗина. Мәчетне халык үз көченә сала. Булышырга теләүчеләр өчен хисап ачылган, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100