news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды Казанда кием-салым һәм аяк киемнәре хәйрия ярминкәсе оештыра

Ярминкә дүрт көн дәвамында 9.00-19.00 сәгатьләрдә «Ярдәм» мәчете янында була.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 7 июльдән 10 июльгә кадәр «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Казанда хәйрия ярминкәсе уздырачак, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Шәһәр халкы балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым һәм аяк киеме сатып ала алачак. Барлык җыелган акчалар «Тормыш юлы» хәйрия акциясен гамәлгә ашыруга бирелә.

«Тормыш юлы» — социаль акция. Волонтерлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар төшке ашлар белән ланч-бокслар, кирәк булганда дарулар илтә.

Хәйрия ярминкәсе дүрт көн дәвамында 9.00-19.00 сәгатьләрдә «Ярдәм» мәчете (Серов ур., 4а) территориясендә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100