news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ханты-Мансийск мөфтие Таһир Саматов «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде

Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашты.

Ханты-Мансийск мөфтие Таһир Саматов «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде
http://dumrt.ru

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Мансийск автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматовка ике мөфтиятнең күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел мөфти Таһир хәзрәт 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аларның 28 елын ул ХМАО мөселманнары нәзарәтере белән җитәкчелек итүгә багышлый. Камил хәзрәт чын күңеленнән Таһир хәзрәтне олы казанышлары белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаиләдә бәрәкәт, дини эшчәнлегендә уңышлар теләде һәм Россиядә Исламның үсеше өчен күп еллар куйган хезмәте өчен рәхмәтен белдергән.

Казанда эшлекле очрашу дәвамында ике төбәк мөселманнар башлыклары үз җирлекләрендә ислам үсешенең төп юнәлешләре хакында сөйләде, Ислам әһелләре һәм өммәт алдында торган мәсьәләләрне һәм мөфтиятләр алдында торган уртак проблемалар турында фикер алыштылар.

Әңгәмә барышында мөфтиләр пандемия чорында оештырылган гыйбадәт кылу тәртипләре һәм нәзарәтләрнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән уртаклаштылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100