Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
9 июньдә "Казанның мөселман гыйбадәтханәләре һәм изге җирләре: тарих һәм өйрәнү проблемалары" дип аталган "түгәрәк өстәл" була
9 июньдә "Казанның мөселман гыйбадәтханәләре һәм изге җирләре: тарих һәм өйрәнү проблемалары" дип аталган "түгәрәк өстәл" була
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). 9 июньдә ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә "Казанның мөселман гыйбадәтханәләре һәм изге җирләре: тарих һәм өйрәнү проблемалары" темасына багышланган "түгәрәк өстәл" була. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һәм ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты тарафыннан бергәләп оештырылган фәнни форум республика башкаласының мөселман изге җирләренә, бигрәк тә татар дәүләтләре яшәгән вакыт белән бәйле объектларны өйрәнү проблемаларына багышланачак.
Шулай итеп, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов Казанның Архирей бакчасы территориясендәге археологик тикшеренүләр турында сөйләячәк. Биредә ХV-ХVI гасырлардагы мөселман зираты табылган. Фаяз Хуҗин һәм Айрат Сыйтдиков Кремльдәге табылдыклар турында мәгълүмат бирәчәк. "Түгәрәк өстәл"дә тарихчы-археограф Марсель Әхмәтҗанов, исламны өйрәнүче Рафик Мөхәммәтшин, Казан дәүләт педагогика университеты доценты Фирдәвес Салихов, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягкъуб катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз