Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яңа имам-мөхтәсиб сайланды
Әлеге урынга биредәге мәдрәсәне тәмамлаган, бүгенге көндә Лениногорск районы имам-мөхтәсибе булган Исмаил хәзрәт Сингатуллин билгеләнде.
(Әлмәт, 6 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетендә яңа имам-мөхтәсиб сайланды.
Шактый киң яңгыраш алган шау-шулардан соң, Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлеге вазифадан китүе турында гариза язды.
Әлеге урынга биредәге мәдрәсәне тәмамлаган, бүгенге көндә Лениногорск районы имам-мөхтәсибе булган Исмаил хәзрәт Сингатуллин билгеләнде.
Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния нәзарәтеннән һәм Президент аппаратыннан вәкилләр, Әлмәт муниципаль районы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү секторы мөдире Илшат Котбиев, район һәм шәһәр имамнары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз