news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелеше башланды

Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамланыр дип көтелә.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелеш эшләрен башлап җибәргәнче, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, «Тәүфикъ» мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Әюпов һәм әлеге мәчетне төзү башында торган, Казанның 12-нче шәһәр хастаханәсенең элекке башлыгы Тәүфикъ Сафин эшләрнең уң булуын сорап дога кылды.

Кәлам Шәриф аятьләре һәм догалар укылганнан соң, төзеләчәк мәчет фундаменты өчен чокыр казыла башланды.

Бинаның гомуми мәйданы 263 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар гыйбадәт заллары, дәресләр алып бару өчен ике бүлмә, шулай ук тәһарәтханә урын алачак. Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамланыр дип көтелә.

«Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: „Кем дә кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, Раббыбыз шул кешегә җәннәттә йорт төзер“. Әгәр сезнең бу изге эштә катнашасыгыз килсә, мәчет төзелешенә ярдәм күрсәтергә мөмкин», диелә хәбәрдә. Тулырак мәгълүмат Диния нәзарәте сайтында бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100