news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсендә «Мин Коръәнне яратам» дигән бәйге узды

Чараның төп бурычы - мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар һәм үсмерләрне Коръәннең рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). 4 апрельдә Киров өлкәсенең Малмыж районы Яңа Смәел авылы мәчетендә Изге китапны укучылар арасында «Мин Коръәнне яратам» дигән бәйге узды.

Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, чараны Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы РФ мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә оештырды.

Бәйгедә мәктәп яшендәге балалар, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте составындагы мөселман җәмгыятьләренең якшәмбе мәктәпләрендә белем алучылар, шулай ук башка төбәкләрдән килгән яшь мөселманнар катнашты. Малайлар һәм кызлар аерым чыгыш ясады.

Оештыручылар әйтүенчә, чараның төп бурычы мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар һәм үсмерләрне Коръәннең рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, шулай ук Изге китапның текстын ятлау һәм мәгънәләрен өйрәнүне популярлаштырудан гыйбарәт.

Барлык катнашучыларга да бизәкле китаплар һәм тәм-томнар тутырылган пакетлар, җиңүчеләргә исә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Рамазан ае алдыннан балаларга шулай ук төрле биремнәрдән торган махсус көндәлекләр бүләк ителде.

«Әлеге балалар Коръән сүрәләрен ятлап кына калмыйча, дин кушканнарны үтәп яшәр дип тә ышанасы килә», - диде Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе Нияз хәзрәт Кашапов бәйгегә нәтиҗә ясаганда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100