news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат хәзрәт Мөбарәков уразаны ничә яшьтән тотарга яраганын әйтте

Казан казые сүзләренчә, балаларга уразаны тулысынча түгел, берничә көн тотсалар да ярый.

Булат хәзрәт Мөбарәков уразаны ничә яшьтән тотарга яраганын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков әти-әниләрне балаларын уразага кечкенәдән өйрәтергә чакырды.

«Бала начар һәм яхшылыкны аера ала торган яшькә җитә икән, аңа ураза тота башларга мөмкин. Әти-әниләргә балаларына ураза турында сөйләргә киңәш ителә. Балага уразаны 1-3 көн тотса да була. Ни өчен? Үскәч бу кеше өчен ураза фарыз булганнан соң, аңа авыр булачак. Шуңа күрә уразага кече яшьтән ияләнергә кирәк. Намазга, башка гыйбадәтләргә дә шулай өйрәтергә кирәк», — диде ул.

Булат хәзрәт Мөбарәков әйтүенчә, уразада ризыктан баш тарту баланы ярлыларның хәленә керергә өйрәтә.

«Сәламәтлеккә физик яктан шундый тәэсир булганда, балалар ач калган фәкыйрьләрнең хәлен, кечкенәдән Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне аңлый. Сабый моны аңлап үсәргә тиеш. Бу аны тәрбияләүдә уңай роль уйнаячак», — диде ул.

Быел 13 апрель — уразаның беренче, 12 май — соңгы көне. 12 апрельдә — беренче тәравих намазы укыла, 13 майда — Ураза бәйрәме була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100