news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат хәзрәт Мөбарәков: 3 төркем кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә

Быел Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 000 сум күләмендә билгеләде.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков ураза тотмаска рөхсәт ителгән кешеләрне атады.

«Кеше үзенең авылы, шәһәреннән 100 километр еракка китә икән, ул сәфәрдә булып санала. Ә сәфәрдәге кешегә уразаны тотмаска рөхсәт ителә. Бу вакытта ул бурычын башка көндә тотарга тиеш була. Җиңел булса, уразаны сәфәрдә дә тотарга мөмкин. Шулай ук авырып китүчеләр чирләгән көннәрендә уразаны калдырып тора ала. Алар да бүтән көннәрдә тотып бетерә», — диде ул.

Өченче төркемгә уразаны сәламәтлекләре аркасында бөтенләй дә тота алмаган кешеләр керә.

«Сәламәтлекләре буенча уразаны һич тә тота алмаган һәм киләчәктә дә тота алмаячак кешеләр дә бар. Алар фидия сәдакасын бирә. Фитыр сәдакасы шикелле үк ул да фәкыйрьләргә тапшырыла», — диде хәзрәт.

Быел Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум.

Фидия. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия — ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр. Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100