Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү мәчетләрендә күмәк намазлар уку 30 апрельгә кадәр туктатыла
Җомга намазлары дежур имамнар тарафыннан башкарылачак, тәүлек буе Коръән уку дәвам итәчәк.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә күмәк намазларны туктатып тору 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин боерыгы нигезендә, 2020 елның 17 мартында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары өчен дини йолалар уздыру тәртибе агымдагы елның 30 апреленә кадәр озайтылды.
18 марттан Мәскәүдә мәчетләрдә дин тотучылар белән аралашу, дини йолалар һәм мәҗлесләр үткәрү, белем бирү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге туктатылды. Башта мондый режимның гамәлдә булу вакыты 10 апрельдә чикләнгән иде.
Катлаулы эпидемиологик хәл аркасында бу чаралар 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта биш тапкыр һәм җомга намазлары дежур имамнар тарафыннан башкарылачак. Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән уку дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз