Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтендөнья хиҗаб көнен билгеләп үттеләр
«Энҗе» мөселман хатын-кызлар оешмасы активистлары яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылындагы Хатын-кызлар йортында гыйнварның соңгы көннәрендә Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган чара узды.
Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара мөфти Ислам хәзрәт Дашкинның сәламләү сүзләре белән башланды, ул әлеге көннең дөньяга хиҗабның асыл мәгънәсен күрсәтүне максат итеп куйган инициативаларның берсе булуын билгеләп үтте.
Шуннан соң хиҗаб көнен бәйрәм итү тарихы турында доклад укыдылар. Аннары «Энҗе» мөселман хатын-кызлар оешмасы активистлары яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.
Бәйрәмнең программасы (яулыкны иң оста бәйләү буенча студентлар арасында бәйге, хиҗабның әһәмияте турында лекция, кулинар мастер-класс, тортны иң яхшы бизәү буенча конкурс, хиҗаб турында шигырь һ.б.) бик бай иде. Соңыннан заманча мөселман киемнәрен күрсәттеләр, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз