news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида беренче тапкыр мөселман мәдәнияте күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.

Новосибирскида беренче тапкыр мөселман мәдәнияте күргәзмәсе ачылды
https://dsmr.ru

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Новосибирск шәһәре тарихында беренче мөселман мәдәнияте күргәзмәсен ачуда катнашты.

Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән Дини идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмә 4-7 февральдә уза, ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү кысаларындагы чараларга багышланган.

Экспозиция «Себернең мөселман дөньясы» төбәк форумы барышында ачылды. Әлеге чараларны Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Себер мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Дини җыены, шулай ук шәһәр мэриясе һәм төбәк хакимияте оештырды.

Үзәк универмагның икенче катында урнашкан күргәзмә 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 9 февральгә кадәр Тынычлык урамындагы Җәмигъ мәчетендә мөселманнар өчен изге булган реликвияләр: Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) шәхси әйберләре һәм чәч бөртеге белән танышырга мөмкин.

Әлбир хәзрәт Крганов билгеләп үткәнчә, реликвияләр белән танышу — табыну йоласы түгел, ә пәйгамбәрнең тормышы һәм кылган гамәлләре хакында искәртү. Ул шулай ук Себердәге төрле традицион дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзара ихтирамга нигезләнүен билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100