news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Мөселман яшьләре форумы узачак

Чараның пленар өлешендә Самара шәһәре аксакаллары һәм имамнары, дини һәм дөньяви белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре чыгыш ясаячак.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Самара шәһәре Җәмигъ мәчетендә «Мирасыбыз хәзинәләре» дигән шигарь астында Мөселман яшьләре форумы узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Чараның пленар өлешендә Самара шәһәре аксакаллары һәм имамнары, дини һәм дөньяви белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре чыгыш ясаячак. Форумда күп кенә файдалы һәм яңа мәгълүматлар яңгыраячак.

Чарага керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot