news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск шәһәрендә яңа Җәмигъ мәчете төзү өчен җир бүлеп бирделәр

Җәмигъ мәчете һәм мәдрәсә, шулай ук өстәмә корылмалар төзү планлаштырыла.

Иркутск шәһәрендә яңа Җәмигъ мәчете төзү өчен җир бүлеп бирделәр
https://dsmr.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Байкал мөфтияте Иркутск шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзү өчен бер гектар җир алды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, Ярославский урамындагы җирне шәһәр администрациясе бүлеп биргән.

«Җәмигъ мәчете һәм мәдрәсә, шулай ук өстәмә корылмалар төзүне планлаштырабыз. Әлегә проект әзерләнә, җир кишәрлеген вакытлыча агач койма белән әйләндереп алдык һәм сәдака җыюны башладык. Эшмәкәрләрләрнең һәм оешмаларның ярдәменә өметләнәбез», — диде «Байкал мөфтияте» оешмасы мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев.

Фәрит хәзрәт сүзләренчә, Иркутстка яңа мәчеткә ихтыяҗ барлыкка килгән. Бүген шәһәрдә 19 гасырда төзелгән тарихи мәчет һәм бер өйдә булдырылган намазханә эшләп килә. Яңа Җәмигъ мәчете җомга көннәрендә шәһәрнең үзәгендә тарихи мәчет янындагы юлларны бушатачак, мөселманнарга җомга һәм дини бәйрәм көннәрендә урамда намаз укырга туры килмәячәк. Бүген Иркутск өлкәсендә барлыгы 10 мәчет һәм 7 намазханә эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100