Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы башланды
Габделхак хәзрәт Саматов - Татарстанның беренче баш казые, ул 30 ел элек Чистай шәһәрендә Татарстанның беренче мәдрәсәсен ачкан.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күренекле татар дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы башланып китте. Айлык ноябрь буена дәвам итәчәк, төп чаралар Чистай мөхтәсибәтендә узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Габделхак хәзрәт Саматов - Татарстанның беренче баш казые. Ул 30 ел элек Чистай шәһәрендә Татарстанның беренче мәдрәсәсен ачкан, шулай ук берничә ел “Нур” мәчетендә имам булып хезмәт иткән.
Габделхәк Саматовка багышланган айлык Коръән укучылар бәйгесе белән башланып киткән. Айлыкны балалар арасында Коръән укучыларның зональ бәйгесе белән тәмамлау планлаштырыла. Бәйгедә Татарстанның 7 районыннан укучыларның катнашуы көтелә. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара, конкурсны үткәрү урыны һәм вакыты билгеләнә.
Кичәге яшь мөселманнар катнашында Коръән укучылар бәйгесе Ислам үзәгендә үтте. Конкурста йөзләп бала катнашты. Катнашучылар 3-6, 7-10 һәм 11-15 яшьлек балалар иде. 3-6 яшьлек балалардан бер һәм аннан да күбрәк сүрә белү таләп ителсә, 7-10 яшь категориясенә керүчеләр 4 һәм аннан да күбрәк сүрәне белергә тиеш иде. 11-15 яшьлек балалардан 7 һәм аннан да күбрәк сүрә белүчеләр кабул ителде.
Жюри һәр яшь категориясендә алты җиңүчене атады. Аларга скейтборд, чаңгы, сикерү инвентаре, конструкторлар, курчаклар, мавыктыргыч уенчыклар, гаджетлар, баш киемнәре һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз