Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Зәңгәр» мәчетендә дин галимнәре кичке дәресләр бирә
Һәр якшәмбе көнендә мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә очраша ала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Диния Нәзарәтнең голамәләре һәм шәригать белгечләре Казанның «Зәңгәр» мәчетендә кызыксынучылар өчен ислам буенча тирәнтен дәресләр бирә башлады. Кичке дәресләр көн саен уздырыла, керү — ирекле һәм бушлай.
Һәр якшәмбе көнендә мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә очраша ала. Ул Имам Раббаниның «Мактубат» хезмәте буенча дәрес бирә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Казанның «Зәңгәр» мәчете Сара Садыйкова урамы, 8/19 йорт адресы буенча урнашкан. Һәр дәрес якынча 1 сәгать дәвам итә.
Моннан тыш, Инстаграм социаль челтәрендә мәчетнең @zangar_masjid аккаунтында һәр дәреснең туры эфиры оештырыла.
Лекцияләр вакыты турында сылтама аша белергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: +88002227676 (эш көннәрендә 10:00–16:00); @AbuYahya_pro (телеграм).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз