news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровскида Ерак Көнчыгыш Диния нәзарәте һәм якшәмбе мәктәбе урнашкан бина ачылды

Зур ике катлы бинада кызлар өчен шәһәрдә беренче якшәмбе мәктәбе һәм

Хабаровскида Ерак Көнчыгыш Диния нәзарәте һәм якшәмбе мәктәбе урнашкан бина ачылды
http://dumdv.ru

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдә Хабаровск шәһәрендә Россия Үзәк диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте резеденциясе бинасы һәм кызлар өчен шәһәрдә беренче рәсми якшәмбе мәктәбе ачылды. Бу турыда Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Башта без Диния нәзарәте администрация аппараты өчен бина эзләдек. Бәхеткә, зур ике катлы бина таптык, анда якшәмбе мәктәбен урнаштыра алдык, ә беренче катның бер өлешен Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния назәрәте администрациясе ихтыяҗлары өчен бүлеп бирү мөмкин булды», — дигән Ерак Көнчыгыш мөфтие Әхмәт хәзрәт Гарифуллин.

Чарада Ерак Көнчыгышның шәһәр хөкүмәте, милли җәмгыять вәкилләре, Еврей автономияле округы, Якутия һәм Приморье кебек төрле төбәкләрдән кунаклар катнашты.

Рәсми тантана алдыннан катнашучылар Коръән укыган. Аннары Ерак Көнчыгыш мөфтие милли берләшмәләр белән элемтә бүлеге җитәкчесе һәм Хабаровск өлкәсе хөкүмәтенең эчке сәясәт буенча баш идарәсенең милли сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Фетисов бергәләп кызыл тасманы кискән. Кунакларга экскурсия үткәргәннәр, намаз залларын, уку бүлмәләрен, ашханә, аш-су бүлмәсе һәм бүлмәләрне күрсәткәннәр һәм кичке ашка чакырганнар.

Аннары Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара азагында мөселманнар мөфти җитәкчелегендә төнге намаз укыгды һәм күмәк дога кылды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100