Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанга Төркия мөселманнары бүлеп биргән корбан итен районнарга таратканнар
Итнең бер өлешен бәйрәм көнендә генә түгел, ел дәвамында да мохтаҗларны ашату өчен туңдырып куйган булганнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ). Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте «Ватан» хәйрия фонды ярдәме белән Корбан гаетенә чалынган итне республика районнарына озатты. Быел Төркиянең дин эшләре идарәсе корбанга бик күп сарык бүлеп биргән. Итнең бер өлеше бәйрәм көнендә генә түгел, ел дәвамында да мохтаҗларны ашату өчен туңдырылган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имамнар мохтаҗларга ит өләшәчәк, мәчетләрдә төрле бәйрәмнәргә һәм чараларга сый әзерләячәк
«Республика районнарындагы һәм авылларындагы мәчетләр — архитектура корылмалары гына түгел, социаль-рухи үзәк ул. Кешеләр Аллаһ йортына бәйрәмгә дә, тормышында проблемалар булганда да килә. Имамнарның бурычы — халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү, авыр хәлдәге һәркемгә ярдәм итү. Районнарга җибәрелгән ит тә шушы бурычларны үтәүгә тотылачак», — ди «Ватан» фондының башкаручы директоры Алмаз Вәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз