news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам Зариповның яңа китабы дөнья күрде

Китап, беренче чиратта, мөселманнарга, шулай ук бүгенге заман Коръән герменевтикасы һәм мөселман дини тәгълиматы белән кызыксынучыларга адресланган.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Мәдинә» Нәшрият йортында Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Ислам Зариповның «Сады коранической мудрости» дигән яңа китабы басылып чыкты.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге басма Ислам Зариповның Изге Коръән китабының аерым сүрәләре һәм аятьләре буенча лекцияләренә, шулай ук аның тарафыннан Мәскәү Җәмигъ мәчетендә укылган вәгазьләргә нигезләнгән шул исемдәге китаплар сериясен ачып җибәрә.

Автор Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешелек дөньясына иңдерелгән соңгы китапның мәгънәләрен Россия мөселманнарының бүгенге тормышына бәйләп карый. Китап, беренче чиратта, мөселманнарга, шулай ук бүгенге заман Коръән герменевтикасы һәм мөселман дини тәгълиматы белән кызыксынучыларга адресланган.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы, «Мәдинә» Нәшрият йортының баш редакторы Дамир Мөхетднов китапның тәүге нөсхәләрен авторга тапшырды һәм аңа изге теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100