news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтиләр шурасы ковидтан прививкалы россиялеләргә кече хаҗда катнашырга рөхсәт сорый

«Барысы да изге җирләрне сагынды инде һәм ул урыннарга барасы килә. Россия хаҗилары инде ике ел хаҗга да, гомрәгә дә бара алмый, барысы да түземсезлек белән шуны көтә», — ди Рушан Аббясов.

Мөфтиләр шурасы ковидтан прививкалы россиялеләргә кече хаҗда катнашырга рөхсәт сорый
Шамил Садыйков

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы Согуд Гарәбстанының хаҗ министрына хат юллады. Хатта «Спутник V» вакцинасы ясаткан Россия хаҗиларына изге урыннарга кече хаҗга килергә рөхсәт итү сорала. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия мөфтиенең беренче урынбасары Рушан Аббясовка сылтама белән хәбәр итте.

«Әле кичә генә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министрына хат юллады. Анда вакцинация сертификаты булган очракта, безнең хаҗиларга дини йоланы башкаруны рөхсәт итү сорала. Әлегә кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы безнең „Спутник V“ вакцинасын танымады, ләкин күп кенә илләр, шул исәптән гарәп илләре дә, бездән әлеге вакцинаны сатып алды, үз мөрәҗәгатебездә без шуны да искәрттек», — ди мөфти урынбасары.

Ул Согуд Гарәбстаны әлеге үтенечне ишетер дип өметләнүен әйтте. «Чынлыкта, барысы да изге җирләрне сагынды инде һәм ул урыннарга барасы килә. Россия хаҗилары инде ике ел хаҗга да, гомрәгә дә бара алмый, барысы да түземсезлек белән шуны көтә», — диде Аббясов.

Ул хәзер Мәккәдә, август уртасыннан гомрәне башлап җибәрү өчен, Әл-Хәрам мәчетендә дезинфекция үткәрелүен искәртте.

«Гомрә бернинди квоталар белән дә чикләнми. Финанс мөмкинлекләре һәм сәламәтлеге булса, кеше бу йоланы башкарып чыгу өчен бара ала. Берничә көн вакыт кирәк булган хаҗдан аермалы буларак, гомрә процессы тиз — ике сәгать тирәсе. Гадәттә, гомрәгә барганда, Мәккәдә Әл-Хәрам мәчетенә керәләр, анда барлык йолаларны үтиләр, ә аннары Мәдинә шәһәренә баралар. Хәзер бездә бер генә гозер бар: „Спутник“ белән вакцинация узган Россия хаҗилары шунда бара алсын иде», — дип өстәде Аббясов.

Быел Согуд Гарәбстаны хакимияте коронавирус таралудан шикләнеп, 17-22 июльдә Корольлектә яшәүче 18-65 яшьлек мөселманнарга гына хаҗ кылырга рөхсәт итте. Алар хаҗга катнашу алдыннан һич югы ике атна алдан ике тапкыр прививка ясатырга һәм хроник авырулары булмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100