news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хозур» нәшрияты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды

Гыйлемсезлек һәм дөрес аңламау нәтиҗәсендә, күпләр дини сорауларны үзләренчә аңлаталар.

«Хозур» нәшрияты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды
dumrt.ru

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»).Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гыйлемсезлек һәм дөрес аңламау нәтиҗәсендә, күпләр дини сорауларны үзләренчә аңлаталар. Кайбер мөселманнар фарыз намаздан соң ук тәсбих әйтергә тотыналар, гәрчә имам һәм мәчеткә йөрүче калган кешеләр тәсбихне сөннәт намаздан соң әйтсәләр дә.

Имам дөрес эшләми, дип актив агитация алып баручылар да бар. Әлеге сорауга җавап бирү өчен, бу буклетта иң элек галимнәребезнең методологиясе китерелә, аннан соң мөһим нәтиҗәләр чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot