news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчетендә карантиннан соң беренче җомга намазы урамда укылды

Җомга намазына йөзләп кеше килде, җитмешкә якыны намазны мәчет эчендә укыды.

Галиев мәчетендә карантиннан соң беренче җомга намазы урамда укылды
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Галиев мәчетендә карантиннан соң беренче җомга намазы узды. Мәчет эчендә урыннар чикле булу сәбәпле, урамда да гыйбадәт кылдылар. Намазга килүчеләр маска һәм перчаткадан булырга тиеш.

Намаз укучылар ян-яктан келәмдә ясалган ике бүлемне һәм алдан берәр рәтне буш калдырып урнаштылар. Мәчет эчендә ир-атлар гына намаз укыды. Анда сыймаган кешеләр мәчет янында урамда урнаштылар, намазлыкларны җиргә җәймәс өчен берничә буй тукыма җәелгән иде. Җомга намазына йөзләп кеше килде, җитмешкә якыны намазны мәчет эчендә укыды

Урамда бик тавышлы булу сәбәпле, мөфти укыган җомга вәгазе начар ишетелде. Вәгазьдә пандемиянең Аллаһтан бирелгән сынау булуы һәм яңа тормыш башлавыбыз турында сүз барды.

«Пандемия үзенең төзәтмәләрен кертте. Рамазан аенда җәмәгать намазына җыела алмавыбыз иң авыры булды. Әлхәмдүлилләһ, бүген намазга җыелдык. Һәр кешегә тиешле дүрт квадрат метр мәйданны алдан санап куйдык. Кызганыч, залга күп кеше сыймый, калган кешеләр урамда укыр дип килештек. Маска, перчатка һәм намазлыклар алып килергә кирәклеген алдан искәрттек», — дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Мөфти яңа таләпләргә туры китереп намаз укуның уңайсыз булуын әйтте. «Маска һәм перчаткадан намаз уку читен. Вәгазь һәм Коръән укыганда, һава җитмәвен аңладым», — ди ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин намаз вакытында ара калдырып басуның дингә каршы килмәве турында сөйләде. «Динебездә кагыйдә бар: мәҗбүри шартларда хәтта хәрәм дә хәләл була. Фикһ китапларында бар: кеше үләр хәлгә җитеп, ашарына дуңгыз ите генә булса, үлмәс өчен аны аз гына ашарга ярый. Бүген дә ул кагыйдә эшли, тыелган әйбер эшләмәдек», — дип сөйләде мөфти.

Намазга килүчеләр бу көнне озак көтүләрен әйттеләр. «Аллаһка шөкер бу көн килеп җитте, бик көттек аны. Алдагы көннәрдә дә җомга намазларыбызны бергә укырга насыйп булсын», — ди Хәйдәр Ямбушев.

«Мәчет ачылуга бик шатмын. Җәмәгать белән бер-беребезгә якын басып намаз укыйсы килә, тизрәк якын басып укуга рөхсәт булсын иде», — ди Семен Варыбаев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100