news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә районкүләм ифтар булып узды

Районкүләм беренче ифтар һәм изге Рамазан ае белән аларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тәбрик итте.

(Теләче, 5 июнь, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). “Туган авыл”кафесында Рамазан аенда районыбызда үткәрелә торган традицион ифтарларның тәүгесе булып үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре химаясына үткәрелгән ифтарга районыбыз җитәкчеләре, ветеран җитәкчеләр, авыл имамнары, фермерлар һәм диндар яшьләребез чакырулы иде дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Районкүләм беренче ифтар һәм изге Рамазан ае белән аларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов,ТР Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, райоыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Төркиядән килгән дин кардәшләребез, Корьән хафизлар Гали Бәрдәк белән Гобәйдулла Буздуман котлады. Тәүгеләре моңлы азан әйтеп җаннарыбызны айкаса, Рөстәм хәзрәт белән Исмәгыйль хәзрәт тәэсирле вәгазь укып, күңелләргә дини гыйлем өстәде. Ифтарга килүчеләр имамнарыбызның чыгышын игътибар белән тыңлаганнан соң бергә намаз укыдылар, авыз ачтылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot