news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яхрома, Можайск, Щелково һәм Ногинск мөселман җәмгыятьләре мохтаҗларга ярдәм итә

Алар өлкән яшьтәге кешеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә дистәләрчә азык-төлек җыелмасы тараткан.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Изге Рамазан аенда Яхрома, Можайск, Щелково һәм Ногинск мөселман җәмгыятьләре мохтаҗларга ярдәм итә.

Мөселман җәмгыятьләре әгъзалары өлкән яшьтәге кешеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә дистәләрчә азык-төлек җыелмасы тараткан, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм иткән.

«Бу изге эштә катнашканнарның барысына да дога кылып рәхмәт белдерәбез», диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында басылган хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100