news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә «Ак калфак» оешмасы активистлары ифтар мәҗлесе үткәрде

Ифтарда 38 кеше татар милли ризыгы белән сыйланган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Новосибирск һәм Бердск шәһәрләрендәге филиаллары активистлары укучылар, чакырылган кунаклар өчен мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Ифтарда 38 кеше татар милли ризыгы белән сыйланган. Бүгенге көндә ифтар үткәрелгән мәдрәсәдә 10-15 яшьлек төрле милләт укучылары белем ала. Барлык теләүчеләр дә ислам, дини мәдәният нигезләрен өйрәнә ала.

Оештыручылар ифтар мәҗлесе үткәрергә рөхсәт биргәне өчен мәдрәсәнең җитәкчесе Хәлил Мөслимовка, чараны әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Әхмәтова Миннегөл (Новосибирск), Юсупова Әлфия (Новосибирск) Хисмәтуллина Рәйлә (Бердск), Әхмәтова Рәйсә (Бердск), Сентябова Лилия (Бердск), Гөлсирә Нәүрүзбаевага (Новосибирск) рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100