news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән ифтар мәҗлесләре үтте

Ифтар мәҗлесендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

(Арча, 5 май, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Гөлсинә Зәкиева). 3 һәм 4 май көннәрендә Арчада район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән ифтар мәҗлесләре үтте.

3 май көнне ифтар мәҗлесенә ир-атлар чакырылган иде. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күрше районнар җитәкчеләре һәм хәзрәтләре, шәһәр һәм авыл имамнары, таравих намазларын хәтем белән кылдырган хафизлар катнашты, иделә хәбәрдә.

«Шушы көннәрдә генә районда 93нче мәчет төзелә башлады. 150 мөгаллимәбез бар. Мәдрәсәләрдә 1500 кеше дини белем ала. Шуларның 400е — балалар. Укыту бүлеге җитәкчесе Рая апа Фәтхуллина тырышлыгы белән төрле бәйгеләр, дини кичәләр үткәрелә. Аларда балалар бик актив катнаша», — диде Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Ранис хәзрәт вәгазь-насыйхәт белән чыкты, Фәния ханым башкарган эшләре белән якыннанрак таныштырды. Авыз ачканнан соң азан әйтелде, ахшам намазы укылды.

— Безне очраштырган, күрештергән, аралаштырган шундый мәҗлесебезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Аны оештырган өчен район башлыгы Илшат Нуриевка чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диде Әмир хәзрәт Миннемуллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100