Татарстан мөфтие Коръән укучыларның IV төбәкара бәйгесендә җиңгән шәкертләрне тәбрикләде

Татарстан шәкертләре бәйгенең “Коръәнне яттан уку”, “10 җүз”, “3 җүз” һәм “Тиләвәт” номинацияләрендә призлы урыннар яулаган иде

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укучыларның IV төбәкара бәйгесендә җиңү яулаган Татарстан шәкертләре белән очрашты. Бәйге күптән түгел Пермьдә “Мөселман дөньясы” форумы кысаларында уздырылган иде.

Искәртеп үтик: быел Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре бәйгенең “Коръәнне яттан уку”, “10 җүз”, “3 җүз” һәм “Тиләвәт” номинацияләрендә призлы урыннар яулады. Мөфти хәзрәтләре яшь Коръән-хафизларга әлеге нәтиҗәләрнең зур сөнеч, горурлык булуын әйтеп, аларга яңадан-яңа уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Җиңүчеләр исемлеге:

“Коръәнне яттан уку” номинациясе:

I урын – З. Борһанов (Казан)
II урын – А. Сәидусман (Уфа)
III урын – С. Хәлилов (Уфа)

“3 җүз” номинациясе:

I урын – З. Гайфуллин (Казан)
II урын – И. Бикмаев (Пенза)
III урын – Х. Борһанов (Казан)

“10 җүз” номинациясе:

I урын – А. Дбиргаҗиев (Махачкала)
II урын – И. Шибуһаев (Казан)
III урын – Д. Рәшидзуда (Пермь)

“Тиләвәт” номинациясе:

I урын – М. Турсунов (Казан)
I урын – М. Габдрахманов (Казан)
III урын – Ч. Йосыпов (Казан)