Тагын 16 көннән бик фазыйләтле Бәраәт кичәсе була

Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи пакъләнү мөмкинлеге бирә

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Мөбарәк өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) – Бәраәт кичәсе. Быел ул 21 майдан 22сенә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.

Бәраәт кичәсе, ягъни “ләйләтул-Бәраәт” бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи пакъләнү мөмкинлеге бирә.

Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә — Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.

Бу кичәдә Пәйгамбәребез галәйһис-сәлләм агасы хәзрәте Габбас разыйаллаһу гәнһене тәсбих намазын укырга өндәгән. Бәраәт кичәсенең үз намазы да бар. Бу намазда "Әлхәм" сүрәсеннән соң "Аятел-Көрси" белән "Иннә-әңзәлләһ" сүрәләрен уку күркәм гадәт булыр.

Бу кичәдә өч мәртәбә "Йәсин" сүрәсе укылыр. Беренче мәртәбә "Йәсин" сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә "Йәсин" укыганда мөселман Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын дип укыр. Бу хакта "Татар мөселман календаре" хәбәр итә.