news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Кол Шәриф мәчетендә җомга вәгазендә Рамазан аена әзерләнергә чакырды

«Кайбер риваятьләрдә шулай килә: ул, ягъни Рамазан ае, мунча сыман булса, мунчага да әзерләнергә кирәк», - ди Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Кол Шәриф мәчетендә җомга вәгазендә Рамазан аена әзерләнергә чакырды
http://dumrt.ru

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы үткәрде.

Хәзрәт үз вәгазендә Раҗәб аеның фазыйләтләренә, якынлашып килүче Мигъраҗ кичәсенең әһәмиятенә, Пәйгамбәребезнең күркәм нәсыйхәтләренә, бер-береңнән гафу сорап, Рамазан аена әзерләнү кирәклегенә тукталды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд бер хәдисендә болай дип әйткән: «Раҗәб — Аллаһның ае, шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең аедыр», — дип ассызыклап узды мөфти вәгазе башында. Аннары ул быел 10 мартта кояш баеганнан соң керәчәк Мигъраҗ кичәсе белән таныштырып үтте. 

«Раҗәб аенда Мигъраҗ кичәсе булачак. Ул зур вакыйга булган. Җәбраил фәрештә Бурак дигән бер ат белән килеп (ул оча торган бер җан иясе) бүгенге көндәге Әл-Әкъса мәчетенә Пәйгамбәребезне күчереп куя. Мөхәммәд мәчеттә алгы сафта була. Аның артына Аллаһ Тәгалә барлык башка пәйгамбәрләрне гәүдәләндереп, бастырып куя. Бу инде Раббыбызның Мөхәммәд башка пәйгамбәрләрдән өстен күрүен күрсәтә», — диде мөфти.

Камил хәзрәт Рамазанга рухи яктан әзерләнә башларга кирәк дип тә искә алды. «Кайбер риваятьләрдә шулай килә: ул, ягъни Рамазан ае, мунча сыман булса, мунчага да әзерләнергә кирәк. Чөнки: кем Рамазан аенда иман белән һәм Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотса, аның барча гөнаһлары гафу ителер», — диде ул.

Хәзрәт гөнаһлар турында да аңлатты. «Гөнаһлар ике төрле була: 1) без һәм Раббыбыз арасындагы гөнаһлар; 2) коллар арасындагы гөнаһлар. Менә бу гөнаһларның икенче төре гафу ителми, чөнки Аллаһның Гадел дигән исеме бар. Шуңа күрә исән чагыбызда бер-беребездән гафу сорыйк», — диде ул.

Вәгазьдән соң, җомга намазы укылды. Намазда шулай ук Казанга эшлекле сәфәр белән килгән Төркиянең «Карба Отомотив» компаниясе делегациясе вәкилләре дә катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100