news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимова вакцинаның хәләллеге турында: ТР Диния нәзарәтендә сорау тууы гаҗәп түгел

Вакцинаның хәләллегенә бәйле сорау элегрәк Малайзия, Индонезия һәм башка мөселман илләрендә дә кузгатылган иде.

Галимова вакцинаның хәләллеге турында: ТР Диния нәзарәтендә сорау тууы гаҗәп түгел

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә вакцинаның хәләллеге мәсьәләсендә сорау тууы гаҗәп түгел, ул дин тотучыларның мөрәҗәгатенә бәйле булырга мөмкин.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шундый фикере белән уртаклашты.

«Бу – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хокукы. Ул дин тотучыларның мөрәҗәгатенә бәйле булырга мөмкин. Мөселманнар вакцина хәләл түгел икән, прививка ясатмасаң да ярый дип әйтми. Алар моңа чакырмый. Бу – стандарт, гадәти сорау, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә шундый сорау тууына гаҗәпләнергә кирәкми», - дип искәртте Галимова.

Дөнья практикасында вакцинаның хәләллегенә бәйле сорау беренче тапкыр гына күтәрелмәде. Элегрәк бу тема Малайзия, Индонезия һәм башка мөселман илләрендә дә кузгатылган иде.

Шунысын да искәртик: ТР мөселманнары Диния нәзарәте моннан бер атна элек коронавируска каршы вакцинаның хәләллеген раслауны сораган иде. Препаратны әзерләүчеләр вакцинада кеше организмына хас булган компонентлар булмавын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot