news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Намаз укырга өйрәнергә ярдәм итә торган кушымта чыкты

Әлеге кушымта ярдәмендә биш вакыт намазны һәм өстәмә догаларны җиңел генә өйрәнеп була.

Намаз укырга өйрәнергә ярдәм итә торган кушымта чыкты
muslim.ru

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдингә Animarium проектына нигез салган Артур Әхмәтҗанов һәм Эльдар Шәрипов яңа уникаль эшләнмәне күрсәтте. Очрашуда Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов та катнашты.

Очрашуда Animarium вәкилләре мөфтигә «I Can Pray» яңа уникаль интерактив кушымта тәкъдим иттеләр. Эшләүчеләрнең сүзләренә караганда, бу кушымта ярдәмендә биш вакыт намазны һәм өстәмә догаларны җиңел генә өйрәнеп була. «I Can Pray» белем бирү проекты дин юлына баскан төрле яшьтәге кешеләргә туры килә.

Кунаклар Россия Мөселманнары башлыгына BrosLab (БросЛаб) лабораториясенең «Мәскәү Җәмигъ мәчете» агач конструкторын да тәкъдим итте. Россия мөселманнарының төп гыйбадәтханәсе — Мәскәү җәмигъ мәчетенең төгәл күчермәсен бөтен гаилә белән җыярга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100