news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов гимназиясе укучылары мөселман халыклары йолалары белән танышты

Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт Бибарсов белән очрашты.

Саратов гимназиясе укучылары мөселман халыклары йолалары белән танышты
muslim.ru

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Саратов шәһәрендәге татар гимназиясендә 11 сыйныф укучылары шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт Бибарсов белән очрашты. Имам белән очрашу мөселманнар арасында исем кушу йоласы темасына багышланды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Фәнил хәзрәт өлкән сыйныф укучыларына һәр исемнең аерым мәгънәгә ия булуын искәртте. Шуңа күрә яңа туган сабыйның әти-әниләренә малай яки кыз исемен сайлауга җитди карарга кирәк. Шулай ук имам мөселман халыклары арасында исем кушу йоласын да күрсәтте.

Моннан тыш, Фәнил хәзрәт Бибарсов гимназия укучыларына ата-аналарның балаларына яхшы тәрбия һәм белем бирү өчен җаваплы булуын сөйләде.

Очрашу чәй өстәле артында узды. Яшүсмерләр имамга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Очрашу Татар гимназиясе директорының тәрбия бүлеге буенча урынбасары Наилә Солтанова чакыруы буенча узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100