news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә шәһәр имамнары җыелды

Мондый җыелышны атна саен үткәрү тәкъдиме яңгырады

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә шәһәр имамнары җыелышы үтте.
Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов булган проблемаларны тиз арада һәм бергә хәл итәр өчен имамнарга һәр атна саен мондый җыелышлар үткәрергә тәкъдим итте. Барлык имамнар да әлеге тәкъдимне хуплады.
Имамнар үзләре дә кызыклы проектлар тәкъдим итте, борчыган сорауларын бирделәр.
Республикада чиркәүләргә ут төртеп яндырулар ешаю сәбәпле Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин әлеге күңелсез хәлләр безнең районда да кабатланмасын өчен имамнарга игътибарлы булып, мәчетләрнең сакчылары белән аңлату эшләрен алып барырга өндәде. “Республикабыздагы тыныч тормышны кайберәүләр какшатырга телиләр, без моңа юл куймаска тиешбез!”- дип белдерде ул.
Бу хакта “Әлмәт таңнары” газетасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot