news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе дипломы халыкара дәрәҗәдә танылды

Болгар ислам академиясе студентлары һәм Үзбәкстан шәкертләренең уку һәм фәнни стажировкалары оештырылды.

Болгар ислам академиясе дипломы халыкара дәрәҗәдә танылды
Рамил Гали

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Ташкентта Үзбәкстан Республикасының Югары аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча, Болгар ислам академиясе тарафыннан Миродил Хәйдәровка бирелгән ислам фәннәре докторы дипломын тану һәм аны фәлсәфә докторы (PhD) дәрәҗәсенә тиңләү турында карар кабул ителде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нострификация процедурасын иҗтимагый һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча Үзбәкстан Президентының Дәүләт киңәшчесе, Үзбәкстанның Халыкара Ислам академиясе ректоры Рөстәм Касыймов оештыра. 2019 елның мартында ук Касыймов җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе Болгар ислам академиясендә булды, анда хезмәттәшлек буенча фикер алышу узды һәм ниятләрне язмача беркетергә теләк белдерелде.

Шул ук елның көзендә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов җитәкчелегендәге делегация Имам әл-Бохари исемендәге Ташкент ислам институтында, Халыкара Ислам академиясендә (Ташкент), Имам Бохари Халыкара фәнни-тикшеренү үзәгендә һәм Сәмәркандта хәдис мәктәбендә, шулай ук Бохарада «Мир Араб» югары мәктәбендә булды.

Фәнни-тикшеренүләр алып бару эшчәнлеге, шул исәптән Үзбәкстан Халыкара Ислам академиясе белән үзара хезмәттәшлек итү турында меморандумнар имзаланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100