news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Мәчетләрдә балаларны укыту эшен киңрәк җәелдерергә кирәк

Ул онлайн курслар мөмкинлекләреннән файдаланырга өндәде.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, мәчетләрдә балаларны укыту эшен киңрәк җәелдерергә кирәк.

«Мәчетләрдә балаларны укыту эшен башладык. Телне саклау өчен дә уңай хәрәкәт. Ата-аналар ризалыгын алып, 100 дән артык мәчеттә шундый курслар оешты. Бала чакта әти-әнисе белән шунда йөргәч, башка керә ул», — диде ул Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, әле Татарстанда эшлисе эшләр күп. Ул барлык мәчетләрдә шушы мөмкинлекләрне карарга кирәк, диде. 

«Тәҗрибә бар, бүген эшләмәсәк, булмый, аны кичә эшли башларга тиеш идек инде. Балалары ата-аналары белән бергә укып, мәчет каршындагы курсларның җанга ятышлы булуы зур нәрсә», — диде Дәүләт Киңәшчесе. 

«Хәзер техник мөмкинлекләр зур. Бөтен методикаларын ясап, онлайн форматны файдаланырга кирәк. Нинди ресурслар кулланырга, ничек эшләп чыгарга — карарбыз. Бу эшне чикләргә ярамый. Бу мәсьәләләр белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Казандамы, каядыр үзәген ясапмы… Уйларбыз. Хәрәкәт кирәк», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100