Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: Аңнан динне чыгарып атарга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз
«Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры, ансыз рухи байлык була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәгән булсак, зур гөнаһ алыр идек. Безгә бердәмлек кирәк!» - диде Дәүләт Киңәшчесе.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ислам динен үстерү әһәмияте турында фикерләрен җиткерде. «Ничек кенә авыр чорлар булмасын, ничек кенә аңнан динне чыгарып атарга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз, берләшәбез», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.
Минтимер Шәймиев әйтүенчә, бүген бер-беребезне аңлашу бәһасе зур. «Дин югалган, атеистик тормышны кичердек. Җәмгыятьнең шундый булуы зур сынау булды. Ата-аналарыбызга да туры килде. Җаныбыз, тәнебез белән тырышып йөрүебез нәтиҗәләре үзен күрсәтә башлады. Бу безгә көч бирә, үзебезгә ышанычны арттыра», — диде ул.
Дәүләт Киңәшчесе моны борылыш еллары дип атады һәм дин әһелләренә рәхмәтен әйтте.
«Үзара аңлашу булса, күп нәрсә эшләп була. Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры, ансыз рухи байлык була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәгән булсак, зур гөнаһ алыр идек. Безгә бердәмлек кирәк! Безгә ханәфи мәзһәбкә юнәлешебезне тирәнәйтергә тиешбез. Нинди генә язмышлы, динен югалткан халык юк. Бу мәзһәбне ныклап файдаланып эш итәргә кирәк», — дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз