news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан хәзрәт: Мөселманнарны Татарстан, Башкортстанныкы дип бүләргә ярамый

«Диндә милләтчелек булырга тиеш түгел», — ди дин әһеле.

Башкортстаннан хәзрәт: Мөселманнарны Татарстан, Башкортстанныкы дип бүләргә ярамый
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Башкортстаннан килгән Фиркать хәзрәт Шакиров фикеренчә, Ислам динендәгеләрне Башкорстан, Татарстан мөселманнары дип бүләргә ярамый.

«Дин турында сөйләшкәндә, милләтне искә алалар. „Башкортстан, Татарстан мөселманнары бар“, — диләр. Дөрес түгел бу. Динебездә милләт дигән әйбер булырга тиеш түгел. Динебез бер бит безнең. Татар, башкорт мөселманнары дип бүләргә кирәкми, ярамый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фиркать хәзрәт әйтүенчә, татар һәм башкорт халкына берләшергә кирәк

«Динне яхшы алып барсак, диндә милләтчелек булмавын күрсәтсәк, ике республика арасындагы аңлашылмаучанлыклар бетәр. Берләшергә тиешбез. Без — тугандаш халыклар бит, тамырларыбыз, динебез бер», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100