news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда православие динен тотучыларга чиркәүләргә барырга рөхсәт иттеләр

Мәйданы 400 квадрат метрдан артык булган чиркәүләрдә бер үк вакытта йөздән артык кеше җыелмаска тиеш.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда православие динен тотучыларга чиркәүләргә барырга рөхсәт иттеләр. Татарстан митрополиясендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

Кичә Татарстан Министрлар Кабинеты республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча чаралар турындагы карарга үзгәрешләр кертте.

5 июньнән православие динен тотучылар, билгеле бер чикләүләрне үтәгән хәлдә, янә чиркәүләргә бара алачак.

Мәйданы 400 квадрат метрдан артмаган чиркәүләрдә тиешле дистанция сакларга кирәк: рухани һәм чиркәүдә эшләүчеләрне дә кертеп, дүрт квадрат метрга — бер кеше.

Мәйданы 400 квадрат метрдан артыграк булган гыйбадәтханәләрдә бер үк вакытта йөздән артык кеше җыелмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100