news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әлки җитәкчеләре мәчетләргә мөселманнарны Ураза гаете белән котларга килде
Бәйрәм иртәсендә Әлки районының барлык 30 мәчетендә халык җыелды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

alki-rt.ru
(Казан, 4 июнь,"Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бүген Әлки районы җитәкчеләре Ураза гаете уңаеннан мәчетләргә килүчеләрне шәхсән тәбрикләде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәм иртәсендә Әлки районының барлык 30 мәчетендә дә халык җыелды. Алар бергә гает намазы укыды,вәгазьләр тыңлады,сәдакалар таратты.
Әлки районы башлыгы Александр Никошин Түбән Әлки авылы мәчетендә булып,мөселманнарны Ураза гаете белән котлады,hәркемгә сәламәтлек,иминлек теләде.
"Рамазан ае мөселманнар өчен зур сынау булды. Тоткан уразаларыгызны Ходай кабул итсен, укыган догаларыгызның әҗерен бирсен", - диде район башлыгы.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов - Урта Әлки мәчетендә, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Яңа Салман мәчетендә булып, халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot