news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең “Мөшбикә“ мәчете бакчасында “исемле” агачлар үсә

“Мөшбикә” мәчете ишегалдын киләчәктә алма, груша, чия, слива агачлары бизәячәк.

Чирмешәннең “Мөшбикә“ мәчете бакчасында “исемле” агачлар үсә
nashcheremshan.ru/
(Казан,  4 июнь,"Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәннең “Мөшбикә“ мәчете бакчасында “исемле” агачлар үсә. Бу хакта район басмасы яза.  
 
“Мөшбикә” мәчете  ишегалдын киләчәктә алма, груша, чия, слива агачлары бизәячәк.
 
Мәчет имамы Рафаэль Сафин әйтүенчә, аларны кайбер якташларыбыз үз гаиләләре исеменнән утыртканнар. Үсентеләргә дигән акчаны исә Себердә эшләүче якташларыбыз, әлеге мәчетне төзетүче, Әмирдән бертуган Әгъләмовлар биргән.  
 
“Исемле агачлар” утырту  әле тагын дәвам  итәчәк. Чиләкләрдә үстерелгән үсентеләр җәен дә тамыр җибәрә икән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot