news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә “Әбү Хәнифә” мәчетенең төзекләндерелгән өлеше ачылган

Ел дәвамында авыл халкы тырышлыгы белән 10 млн сумлап акча җыелган һәм ул әлеге проектны тормышка ашыруга тотылган.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). 29 майда Пенза өлкәсе Городищенский районы Урта Әләзән авылында “Әбү Хәнифә” мәчетенең төзекләндерелгән өлеше ачылган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел дәвамында авыл халкы тырышлыгы белән 10 млн сумлап акча җыелган һәм ул әлеге проектны тормышка ашыруга тотылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан 500 кешегә ифтар ашы оештырылган.

Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкин әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot