Чистайда яңа мәчет ачыла

Аның ачылыш тантанасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашыр дип көтелә
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Чистай шәһәренең Мичурин урамында ачылачак иман йорты “Әнәс” исемен йөртәчәк, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Тантанада Татарстан мөфтие җитәкчелегендә Диния нәзарәте, шулай ук Чистай районы хакимияте вәкилләре һәм район мөхтәсибәте катнашачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә Чистайда 3 мәчет эшләп килә.