Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 19 мартта Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында бишенче тапкыр Республикакүләм Коръән бәйгесе үткәреләчәк. Катнашу өчен гаризалар 12нче мартка кадәр кабул ителә.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла. Конкурсны Нәзарәт, көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте һәм Шакировлар гаиләсе оештыра.
Бәйге халык арасында Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тота, шуңа да элекке елларда катнашучыларның номинация буенча күбрәк җүзләрне өйрәнеп килүләре таләп ителә.
Катнашучылар Татарстан мөфтияте карамагында эшләүче дини оешмалар тарафыннан рәсми рәвештә тәкъдим ителгән булырга тиешләр.
Конкурсантларга республикабызның иң яхшы Коръән белгечләреннән торган жюри әгъзалары бәя бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз