news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итәргә тәкъдим ителә

Дәүләт Думасында Россиядә ислам тарихына багышланган конференциядә узды.

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итәргә тәкъдим ителә
dumrt.ru

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда дәүләт дине буларак ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә киңкүләм бәйрәм итәргә тәкъдим итте бүген Россия мөфтие Равил Гайнетдин Россия Дәүләт Думасында узган фәнни-гамәли конференциядә. Дәүләт Думасында Россиядә ислам тарихына багышланган конференциядә узды.

“Бүген тарихи көн – Дәүләт Думасында шул хәтле мөселман интеллигенциясенең һәм руханиларның җыелганы булмагандыр. Мондый истәлекле көндә Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда дәүләт дине буларак ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә киңкүләм бәйрәм итү тәкъдимен әйтүне мөһим дип саныйм”, - диде Равил Гайнетдин.

Конференциядә “Справедливая Россия” партиясенең фракция рәисе Сергей Миронов, Дәүләт Думасы әгъзалары, руханилар, галимнәр катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot